«Караиделемдә калам…”

17.03.2021

“Бер утыру, үзе бер гомер” хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы, 16 мартта Байгилде авыл китапханәсендә, якташ язучы Ярулла Вәлиевның 100 еллык юбилеена багышланды. “Караиделемдә калам” әдәби сәгатендә клуб әгъзалары язучының иҗаты һәм тормышы белән танышты.

Ярулла Носрат улы Вәлиев 1921 елның 10 мартынды Башкортстанның Нуриман районы Бикморза авылында туа. Үз авылында башлангыч белем ала, күрше Үктәй авылында җиделлык мәктәпне тәмамлый.

Уфа педагогия рабфагында укый. Бөрйән районы Иске Собхангыл урта мәктәбендә, район мәгариф бүлеге инспекторы, район газетасы редакторы, партия райкомында бүлек мөдире булып эшли.

1945 елда Өлкә партия мәктәбенә укырга керә, бер үк вакытта Башкорт дәүләт педагогия институтында читтән торып укуын дәвам итә.

Салават район газетасында эшли, 1947 еда “Кызыл таң” газетасына күчә, “Совет Башкортостаны” газетасында, “Һәнәк” журналында, ә соңгы елларда “Агыйдел” журналы редакциясендә эшли.

Күп еллар ул әдәби очерклар, фельетоннар, юмористик һәм сатирик хикәяләр яза. Аларның бер өлеше “Үз кеше” җыентыгында басыла. “Хәерле иртә, Исмәгыйл!” һәм “Көчле кош син, сыерчык” повестьларын бастыра.

Ярулла Вәлиевның бүгенге авыл тормышына багышлап язылган “Бөркетләр оя ташламый” романы әһәмиятле күренеш булды.
Язучы Ярулла Вәлиев 1985 елда вафат була.