«Мин туганмын бу дөньяга кирәк булганым өчен…”

22.10.2023

Нуриман районы Татар мәдәният үзәгендә якташ шагыйрәбез Наилә Әюпова-Рәҗәпова истәлегенә әдәби кичә үтте. Мәләвез шәһәреннән шагыйрәнең тормыш иптәше Рәсүл Ибраһим улы, Уфадан кызлары Ирина һәм дә туганнары кичәнең түрендә булдылар. Шулай ук кичәдә Кызыл Яр, Байгилде, Тенкәш, Үкәрле, Янакүл, Нимесләр авылыннан Н.Әюпова иҗатын сөюче дусларыбыз катнашты һәм чыгыш ясадылар. Шагыйрәбезнен сыйныфташы, якын дусты Нәфисә Сабирҗан кызы укыган чаклары турында якты истәлекләр белән бүлеште.

Ирина Рәсүл кызы да әнисенә охшап зур талант иясе. Ул үзенен сөекле әнисенә багышлап язган шигырьләрен укып , әдәбият сөючеләребезгә бүләк итте. ( 100 якын шигыре әнисенә арнап язылган). Үзәк китапханәдән Ольга Александровна Наилә Әюпованың рус теленә үзе тәрҗемә иткән шигырьләрен сөйләп кунакларны сөендерде.

Район ветераннар советы рәисе Долорес Нуриәхмәт кызы килгән кунакларга, чарада катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Районыбызнын «Хәзинә» татар халык вокал , «Ихлас» татар халык фольклор ансамбльләре, курайчы, баянчы Рафак Хәйруллин , Азат Шагеевларнын чыгышлары күңелгә ятты.

Автор: Байгильдинская сельская модельная библиотека https://vk.com/id294273184?w=wall294273184_2252%2Fall